«Риваять» төркеме җитәкчесе Руслан Габитовның хатыны үлгән. Өч бала ятим кала

-- Лейла

Бүген, 1 июнь төнлә Руслан Габитовның хатыны Луиза вафат булган. Аның йоклаган вакытта йөрәге тибүдән туктаган. Луизага нибары 40 яшь булган. Ул да, Руслан кебек, музыкант. Руслан белән Луиза өч бала тәрбияләгән. Өч бала да – Ралинә, Аяз, Ризван мәктәп яшендә. Луизаны җирләргә дип чыгып барышыбыз, үлеменең төгәл сәбәбен әлегә белмибез, дип сөйләделәр безгә “Тәртип” радиосыннан.  

Русланга һәм балаларына аңлатып бетергесез бу кайгыны кичерүдә сабырлык, түземлек телибез.

“Бүген балаларны яклау көне дә бит әле… Әйдәгез, Русланның гаиләсенә, @gabitov_ruslan_ балаларына матди яктан ярдәм итик. Кайсыбыз күпме булдыра ала шулай. Һәркайсыбызга үз балаларыбызны үзебез үстерергә, хәсрәтләрсез, югалтуларсыз гомер кичерергә язсын! Русланның Сбербанк картасы +79172945835 номерына беркетелгән. Карта Русланның кызы Ралинә Габитова исеменә ачылган”, дип хәбәр ителә «Тәртип» радиосының инстаграмдагы аккаунтында.

Чыганак: Шәһри Казан

Бәйле