Җәйнең беренче атнасында нинди һава торышы көтелә?

-- Лейла

Алдагы ике тәүлек эчендә һава температурасы нормадан берничә градуска түбән булачак, диелә республика Гидрометеорология үзәге фаразында.

Синоптиклар фаразларына караганда, 2 һәм 3 июньдә атмосфера фронтлары якын булу сәбәпле, урыны белән бераз яңгыр яварга мөмкин. Һава температурасы бу көннәрдә төнлә 6-13 градуска кадәр, ә көндез плюс 15 градустан 21 градуска кадәр төшәчәк.

Пәнҗешәмбе, 4 июньдә, төнлә явым-төшем булырга мөмкин. Әмма инде көндез үк Татарстанның көнбатыш районнарына җылы фронт якынлаша. Төнлә 7-12 градус, ә көндез 20-25 градуска кадәр җылыныр дип көтелә.

Җомга, 5 июньдә, ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе яңгырлар фаразлый, яшен булуы ихтимал. Төнлә 10-15 градуска кадәр суыта, ә көндез һава 17-22 градуска кадәр җылытыла.

Якынча фаразларга караганда, 6 июньдә яңгыр булуы ихтимал. Төнлә температура 9-14, көндез 15-20 градус булачак.

Чыганак: "БИЗНЕС Online". 

Бәйле