Россиядә COVID-19га каршы  вакцинаны кемнәрдә сынаячаклар?

-- Лейла

Россиядә коронавирустан ил вакцинасының клиник сынаулары башлана. Моның өчен оборона министрлыгы теләк белдергән 50 хәрби кешене сайлап алган, дип хәбәр итә ТАСС.

«Вакцинаның куркынычсызлыгын һәм нәтиҗәлелеген тикшерү өчен 50 хәрби хезмәткәр, шул исәптән заманча препаратны апробацияләүдә катнашырга теләк белдергән биш хатын-кыз сайлап алынды. Барлык кандидатлар да беренчел тикшерү һәм тест уздылар, ай дәвамында аларда бернинди авырулар да диагностикаланмады», — дип хәбәр иттеләр оборона министрлыгында.

Сүз Оборона министрлыгының 48нче үзәк фәнни-тикшеренү институты катнашында эшләнгән вакцина турында бара.

Чыганак: "БИЗНЕС Online". 

Бәйле