“Путин акчасы” нинди очракта түләнми?

-- Лейла

Вәгъдә ителгән “Путин акчасы”н – 10 мең сумны балаларны яклау көнендә республикада 3 яшьтән 16 яшькәчә 435700 кеше алды. 1 июньдә барлыгы 435 700 миллиард сум акча түләнде.

Гаиләләрнең күбесе дәүләт хезмәте порталы аша мөрәҗәгать иткән. Гаризаның статусын һәр кеше үзенең электрон кабинеты аша күзәтеп тора ала. Әгәр документлар пенсия бүлеге аша тапшырылган икән, сораулар туганда пенсия фондының клиент хезмәтенә шалтыратырга була. Документлар тикшерелгәннән соң, акча түләнергә тиеш түгел дигән карарга килсәләр, бу хакта бер эш көне эчендә хәбәр җибәрәләр. Әгәр дә баланың яше туры килмәсә, әти-әниләре Россиядән читтә яшәсәләр акча түләнми, документлар, банк мәгълүматлары дөрес күрсәтелмәсә, 10 мең сум исәп счетына вакытында күчмәскә мөмкин.

Чыганак: Шәһри Казан

Бәйле