Берничә минут элек күңелсез хәбәр килде: татар дөньясындагы иң атаклы көрәшчеләрнең берсе Ильяс Галимов вафат булган. Пневмония, диләр. Моннан өч көн элек кенә Ильяс «ШК» хәбәрчесенә хастаханәдә ятуы турында сөйләгән иде.
«Мондый хәлнең минем белән булганы юк иде әле. Иптәшем белән дустыбызның туган көненә барып кайткан идек. Аңарда да, миндә дә бер үк сиптомнар. Үтереп баш авырта, температура 39дан төшми, диареа азаплый. Тән, әйтерсең лә, кыйнап ташлаганнар диярсең, сындыра», диде Ильяс — Коронавирус дигән әйбергә бик шикләнеп карадым. Ялгандыр, уйдырмадыр, дип уйладым. Кызганыч, дөрес хәл икән. Гомеремдә әллә ничә тапкыр чирләдем, ләкин мондый хәлнең булганы юк иде. Кызганыч, җиңел карашым аркасында, үзем дә чирлим, хатын да, балалар да чирли хәзер. Гөнаһ шомлыгына каршы, ичмасам, авылга да, әни янына да кайтып килгән идем. Бүгенге көндә үзем инфекцион хастаханәдә ятам. Система куялар, дарулар бирәләр… Гафу, Радик, башка сөйләшә алмыйм, хәлем бетте. Ләкин бар кешегә шуны әйтергә телим: коронавирус дигән әйбергә җиңел карамагыз икән. Сау-сәламәт булып яшәүгә ни җитә, — дип сөйләгән иде безгә Ильяс Галимов.
Чыганак: Шәһри Казан