ММЧ: Путин яңа мөрәҗәгать белән чыгыш ясаячак​

-- Лейла

Россия Президенты Владимир Путин РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү тәмамланганнан соң яңа мөрәҗәгать белән чыгыш ясаячагы көтелә. Әлеге вариант турында Кремльдә фикер алышалар,дип хәбәр итә РБК.

Дәүләт Башлыгы тавыш бирүгә йомгак ясаганнан соң чыгыш ясар дип планлаштырыла, дип ачыклык кертте бер чыганак.

«Президент мөрәҗәгате форматы әлегә билгеләнмәгән.

Президент матбугат секретаре Дмитрий Песков Путинның милләткә мөрәҗәгате әзерләнәме, дигән сорауга: «Бу Президент карарыннан торачак», — дип җавап бирде.

Исегезгә төшерәбез, төзәтмәләр буенча тавыш бирүнең төп көне итеп 1 июльне сайладылар. Шул ук вакытта россиялеләр 25 июньнән үк тавыш бирә алачак.

Чыганак: "БИЗНЕС Online". 

Бәйле