Зур авырлыкларны җиңеп, хәзерге вакытта хатыны белән 2 кызчык тәрбияләүче Рөстәм һәм Индира гаиләсенә 3 июнь көнне 3 яшь булган. Рөстәм хатынын әлеге бәйрәмнәре белән инстаграмында котлаган.
« — Реанимация. Минем инде аякларым юк һәм ике кулны да ампутацияләү мәсьәләсе сорау астында. Минем башымда бер генә уй: “Индира минем белән калырмы?”⠀
Ул чакта, хастаханәдә, мин аңа аның теләсә кайсы карарын аңлармын, дип турыдан-туры әйттем. Ул, чыннан да бәхетле булуын теләдем мин. Ә минем белән тормыш катлаулы булачагы билгеле иде. Ул чакта мин хәтта балаларым булырмы икәнен дә белми идем. ⠀
«Миңа барыбер, синең аякларың бармы юкмы. Мин сине бик нык яратам һәм ташламыйм», — дигән җавап ишеттем. ⠀
Бу сүзләрдән соң мин тормыш тәмен яңадан тойдым. Шул вакыттан бирле мин Индирага тәкъдимне ничек ясавымны күз алдына китерә башладым. Бу уйлар мине башка начар уйлардан коткарды.⠀
2017 елның өченче июне. Без ЗАГСта. Ике атна элек кенә мин протезларда басып торырга өйрәндем.
Индира ак күлмәктә әтисе белән бии. Ул аны кулыннан ала һәм миңа таба алып бара. «Менә сиңа, Рөстәм, кызым». Ул чакта Индира чын-чынлап минеке булды. ⠀
Ир-ат гаиләсен тапкач, хатыны һәм балалары өчен җаваплылык ала икән, аның аягы булуы булмавы мөһим түгел. Тормыш ташламалар инвалидлык аркасында ташламалар ясамый. Һәм шуңа мин төшенкелеккә бирелмәскә, ә эшләргә тырышам.⠀
Индира, Син дөньяда иң яхшы хатын-кыз. Яратам сине,” дип мәхәббәтен белдерә Рөстәм хатынына.