Блогер Диана испан һәм татар ирләренең аермалары турында: «Гадәттә европада яшәүче ирләр…»

-- Лейла

«Күршенең тавыгы һәрвакыт күркә булып күренә” дигән мәкаль бар. Хатын кызлар арасын да чит илдән булган ир-атлар башка, яхшырак диеп уйлый. Ә берәр «иностранецны» кармагыңа эләктереп, аңа кияүгә чыгуны зур бәхеткә санаучылар да бар.   Бу чыннан да шулай микән? Испаниядә яшәп, Ютубта, инстаграмында үз тормышы белән бүлешүче Диана ханым әлеге сорауг җавап бирә. 

» — Испан ирләре белән татар ирләренең аермаларын hэм уртак якларын языгыз, дип бик күп язылучыларым сорый. Мин үз карашымны, уземнең иптәшем белән ничек мөнәсәбат корганымны, белгән кургән гаиләләрнең яшәү рәвешен язарга булдым бүген.

Бөтен испаннар, бөтен татарлар шундый я мондый дип әйтә алмам. Бөтен милләттәдә яхшысы, начары бардыр. Шунлыктан бөтенесен бер үлчәү белән үлчәү дөрес түгел. Мәсәлән сез бер чиләк жиләк жыйдыгыз, бер череге эләкте дип, ботен чиләкне тукмисез бит, монда да шулай.
Испаннар тигезлек яклы, хатын белән ирнең вазифалары да, хаклары да бер дип саныйлар. Бик күп безнең хатын кызларны кызыксындырган сорау, ресторанда фәләндә түлиме испан ире хатын кыз өчен, бүләкләр аламы… Ресторанда гадәттә hәр кеше үзе өчен түли…

Сәерме сезнең колакка моны ишетү, шулаймы? Миңа да сәер тоелды, беренче ресторанда ашавыбызда, үземнең бу сорауда фикеремне анлаттым иптәшемә. Минем өчен ир кешенең түләве мөhим дидем, мин түләмәячәкмен бер кайчан да. Мөмкинлегең булмаса, бер очсыз ресторанга барыйк, анысы да түләүгә кыен килсә, мин ресторанныкыннан да тәмлерәк итеп өйдә пешерермен ризык, ләкин үзем өчен үзем туләмәячэкмен дидем. Иптәшем мине аңлады, шулай итеп ул сорау чишелде.

Яңадан 8 март. Бөтенебез дә беләбез безнең хатыннар өчен аның нинди мөhим көн булганын. Испаннарда чәчк буләк итү гадәте юк, анысын да әкренләп анлаттым, шул бер бэйләм чәчәк, миңа ни кадәр сөенеч китерәчәк, уйлап кара дидем. Кич минем яраткан лалә чәчәкләре бәйләме күтәреп кайтты.

Әйтәсе килгәнем шул, авыз күпертеп, үпкәләп, бер нәрсә дә үзгәртеп, анлатып булмый. Сойләшергә кирәк, бер береңә хөрмәт белән карарга, ирең татар булса да, испан я башка бер милләттән булса да. Бергә яшәүне көрәш кебек итеп кабул итмәү, иң мөhиме. Чөнки ул корәштә җиңүчеләр булмый, икесе дә җиңелүче булып чыга.

Бик куп хатыннар, чит илгә, бер чит ил кешесенә кияугә китәм дә, бәхетле булам, дип уйлый. Бу бик ялгыш уй. Гадәттә европада яшәүче ирләр узләренә тигез иптәш эзлиләр. Бергә эшләргә, бергә кыенлыкларны ерып чыгарга. Әйтәсе килгәнем шушы иде, сорауга җавап бирә алганмындыр дип ышанам. Бәхетле булыгыз, үз кешегезне эзләгез. Бәлки якыныгыздадыр, әллә кайларга китәсе дә түгелдер.» — дип яза Диана үзенең инстаграмында.

Бәйле