Гамил Әсхәдулла: «Концерт барышында баянчыбызның КамАЗ астына кергәнен әйттеләр»

-- Лейла

Без артистларны һәрвакыт шат күңелле, елмаеп кына сәхнә чыга торган итеп күрергә ияләнгән. Әмма аларның да тормышы безнекеннән аерылмый. Аларның да шатлыклары да, кайгылы вакытлары да җитәрлек. “Мунча ташы” юмор театры җитәкчесе Гамил Әсхәдулла шундый очракларның берсе хакында матбугат очрашуы барышында журналистларга да сөйләде.

-Биш ел элек безнең бер баянчыбыз КамАЗ астына керде. Концерт бара. Арчада чыгыш ясыйбыз. Ул миннән сорап, ике концерт арасында шәһәргә кайтып киткән иде. Икенче бүлеге башланды гына концертның, ЮХИДИдан миңа шалтыраталар: “Артистыгыз бәрелеп үлде”, дип.

Бөтенебез елап беттек. Ә тамашачы бит залда утыра. Кешене көлдерергә кирәк, ул акча түләп килгән. Без битләрне юып, пудра сөртәбез дә сәхнәгә чыгабыз. Концерт беткәч мин тамашачы алдында гафу үтендем. Икенче өлештә бәлки хилафлыклар булгандыр, бездә шундый хәл килеп чыкты, дим. Халык “ах” итте, — ди сәхнә тормышының кыен якларына да ишарә ясап, Гамил әфәнде.

Чыганак: Шәһри Казан

Бәйле