Илсөя Бәдретдинова: «Больница. Онкология. Дару исе…»

-- Лейла

Бүгенге көндә табиблар армый-талмый халыкка хезмәт итә. Бары тик авырлык килгәч кенә, без бу һөнәр ияләренең никадәр дәрәҗәдә бөек икәнен аңлыйбыз.  Илсөя Бәдретдинова үзенең инстаграмында табибларның авыр тормышын тасвирлап яза һәм аларга рәхмәтен белдерә.

«-Больница… Онкология… Дару исе…

Тып тыныч… Сирәк-сирәк кемнәрнеңдер ыңгырашкан тавышы ишетелә. Ниндидер вак-төяк проблемалар өчен кайгырып йөрүләр, тормыш куу, акча турында уйлаулар онытыла монда. Бу чир яшьне-картны аермый. Монда бизнесменнар да, очын-очка ялгап яшәүчеләр дә тигез. Барысы да бер исем астында. ПАЦИЕНТ!  Барлык сөйләшүләр бер темага. СӘЛАМӘТЛЕК. Монда беркем дә үзе теләп эләкми. Бу язмыш сынавы… Бу һәркемгә кагылырга мөмкин… Кеше — бәхетле чагында, БӘХЕТЛЕ икәнен, сәламәт чагында СӘЛАМӘТ икәнен аңламый. Аңлар өчен югалтырга кирәк…

Мин чирләмим! Борчылмагыз! Ләкин минем бу больницадагы һәрбер табибка, мед. персоналга башымны түбән иеп рәхмәт әйтәсем килә! Күпме кеше язмышы алар кулында… Бик зур хөрмәткә лаек профессия — ТАБИБ»,  — дип табипларга рәхмәтен җиткерә Илсөя.

 

Бәйле