Хастаханәдә коронавируста шикләнгән пациентлар бер-берсен яралый

-- Лейла

Санкт-Петербург хастаханәләренең берсендә коронавируска шикләнеп, ике пациент арасында конфликт булган, дип хәбәр итә «Невские новости» порталы хокук саклау органнарында чыганакка сылтама белән.

Бу хәл терапия корпусында булган. Пациентлар нидер бүлешә алмаган, аларның берсе пычак эләктереп, икенчесен яралый. Петербургның сәламәтлек саклау комитетында конфликт фактын расладылар. Бу хәлнең сәбәпләре ачыклана.

Чыганак: МК

Бәйле