27 яшьлек кыз аллергия аркасында палаткада яши. Аның 12 ел элек үк талпан тешләгәннән соң сәламәтлеге белән җитди проблемалары барлыкка килә.
12 ел элек Инглиз кызын талпан тешләгән, ул аңа боррелиоз йоктырган. Хатын-кызга Лайм авыруы диагнозы куелган. Гордонның 2017 елда күгәреккә аллергия барлыкка килгән. Аның чәчләре коела һәм башы нык авырта.
Күгәрек күпчелек йортларда барлыкка килү сәбәпле, Рэйчел палаткага күчәргә туры килә. Хәзер хатын — кыз һәм аның әнисе дәвалануга акча җыя. Бу диагноз аз өйрәнелгән: «кайбер кешеләр терелә, ә кайберләре юк». Шуңа да карамастан, Гордон дәваланырга һәм өйгә кайтырга өметен югалтмый.
Чыганак: rep.ru