Авыл халкы чаң суга: «Урмандагы һәм авылдагы агачларны ниндидер бөҗәкләр ашап бетерде!» [фото]

-- Лейла

“Урмандагы, авылдагы агачларны ниндидер бөҗәкләр ашап бетереп килә. Агачларны гына түгел, җиләк яфракларын да кимерәләр. Үз күзләрең белән күрсәң коточкыч хәл. Алар бик күп. Бөтен агачларны сырып алган. Нишләтергә дә белгән юк. Дүрт тапкыр агуладык, тик бернинди дә файдасы юк. Без урман янында яшәгәч, тагын да яманрак. Бөҗәкләрне җиңеп булмый. Кул белән җыеп, чиләкләп-чиләкләп түгәбез. Ләкин алардан котыла торган түгел. Районнан берәр оешма килеп агуламас микән? Гомумән, аларны ничек җиңеп була икән?”

Азнакай районыннан Альбина Шәехова безгә менә шулай дип борчылып шалтыратты. Ютазы, Бөгелмә районнарында да шушындый хәлләр икән.

– Бу бөҗәк бөтен төр агачларны сырып алды. Карлыган, груша, алма, юкә, шомырт… Берсен дә аямады. Алар бөтен җирдә: капка, койма башларында, җирдә… Нишләргә дә белгән юк, – ди биредә яшәүче халык.    


Аларның гозерләре белән без республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгына чыктык. Белгечләр әйтүенчә, бу бөҗәкләр – ефәк күбәләге. Ләкин ниндидер чара күрер өчен министрлыкның һәм Татарстанның урманны саклау үзәге белгечләре районга чыгарга тиеш, дип аңлаттылар. Алар әлеге бөҗәкләрнең урманга ни дәрәҗәдә зыян салуын ачыклагач кына, төгәл чаралар күреләчәк.

Азнакай урман хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Рафис Галиуллин әйтүенчә, ефәк күбәләге апрель ахырында чыккан.

– Үз көчебез белән генә тикшеренү үткәргән идек. Ул вакытта 800 гектар урманның бөҗәкләрдән зыян күрүе ачыкланды. Урманны саклау үзәге белгечләре белән җентекләп тикшергәч, бу мәйданның күбрәк булуы ачыкланды. Ләкин әлегә төгәл мәгълүмат юк,  – ди Рафис Галиуллин.

Татарстанның урманны саклау үзәге инженеры Ольга Кувшина әйтүенчә, әлеге бөҗәкләр республиканың көнчыгыш районнарында таралган.

Узган атнада без районда булып кайттык. Азнакайда узган ел да булган идек, ләкин быел вазгыять катлаулырак. Былтыр нибары 2 урман участогы гына зыян күргән иде. Аеруча имән агачларын “үз иткән” иде. Быел берсен дә аямаган. Барлык участоклардан да мөрәҗәгатьләр килде, – диде Ольга Кувшина. – Зыян күргән мәйдан исә өч тапкырга артты. Вазгыять бик катлаулы.  

Белгеч әйтүенчә, бөҗәкләрнең килеп чыгу сәбәпләрен аңлатуы авыр. Алар кинәт кенә килеп чыгып, берничә ел дәвамында һөҗүм итәләр дә, шулай ук бетәләр дә икән. Гадәттә, ефәк күбәләге 7 ел үрчи икән.

Быел артуларының сәбәбен җылы кыш белән дә аңлатып була. Узган ел салган күкәйлекләренең барысы да исән калган. Бөгелмә районында да шушы ук хәл, – ди Ольга Кувшина.

Белгечләр әзерләгән документлар Россия урман хуҗалыгы министрлыгына һәм Россия урманны саклау үзәгенә юлланачак. Шуннан соң гына акча бүлеп бирү-бирмәүгә карап, эшкәртү чаралары күреләчәк.

Кызганыч, федераль оешмалар еш кына эшкәртүдән баш тарталар. Булган очракта да, бу ярдәм тиз генә килеп ирешмәячәк. Бәлки, киләсе елга гына булыр. Шуңа күрә республикага үзенә чаралар күрергә туры килә, – ди ул.  

Шәхси хуҗалыклар нәрсә эшли ала соң? Белгеч әйтүенчә, ефәк күбәләген никадәр тизрәк агулыйсың, шуның кадәр нәтиҗәлерәк була. Кортын (личинка) агулансаң, күпкә яхшырак, әлбәттә. Бөҗәкләрне эшкәрткән вакытта әйләнә-тирдә мохит тә искә алынырга тиеш. Мәсәлән, сулыклар булган урыннарда самолетлар белән агу сибү мөмкин түгел.

– Халыкка исә дөрес препаратлар сайлау мөһим. Бу очракта имән, дүләнә агачларын лепидоцид белән эшкәртергә мөмкин. Ул биологик препарат. Әйләнә-тирәгә дә зыян китерми. Җимеш агачларын да эшкәртергә ярый.

Моннан тыш, тагын “Искра” дигән препарат белән эшкәртергә киңәш итәм. Монда, әлбәттә, чамасын белергә кирәк. Һәм бөтен агачка да түгел, ә нәкъ менә кортларга сиптерү шарт. Аның нәтиҗәсе күбрәк, – ди Ольга Кувшина.    

Азнакай районының матбугат үзәгенә дә чыктык. Алар әйтүенчә, районда халыкның мөрәҗәгате буенча гына урманнарга чыгып агулау мөмкинлеге юк.

Бәйле