Песков Covid-19га бәйле статистиканың киметелеп күрсәтелүе фаразларына үз фикерен белдерде

-- Лейла

Нәтиҗәле эшләүче сәламәтлек саклау системасы Россиядә мөмкин кадәр күбрәк кешене дәваларга мөмкинлек бирә, дип искәртте РФ Президентының матбугат секретаре. РФ Президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков Россиядә коронавирус инфекциясе йоктыручыларга бәйле статистиканың киметелеп күрсәтелүе турындагы фаразларны кире какты. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

«Юк, мин моның белән килешмим. Сез Россиядә сәламәтлек саклау системасының нәтиҗәле эшләве һәм мөмкин кадәр күбрәк кеше исән калсын өчен мөмкинлекләр булуы хакында уйламагансыз», — дип белдерде Песков CNN телеканалына биргән интервьюсында. Аннан хәбәрче: «Мәгълүматлар белән манипуляция ясау мөмкин хәлме, чөнки Россиядә башка илләргә караганда үлем-китем очраклары кимрәк теркәлә», — дип сораган иде.

Россиядә 485 меңнән артык кеше яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктырган, шуларның 252 меңнән артыгы терелгән.

«Татар-информ» агентлыгы эпидемия башланганнан алып Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 3665 очрагы ачыклануы хакында хәбәр иткән иде инде.

 

Чыганак: Татар-Информ

Бәйле