Татарстанда COVID-19дан үлүнең яңа очрагы теркәлгән

-- Лейла

Татарстанда коронавируслы пациентның үлүенең 11 нче очрагы теркәлгән. Авыруны аннан үлгәннән соң табыла, дип сөйләделәр республиканың COVID-19га каршы көрәш буенча оператив штабында.

Республикада 1976 елда туган кеше вафат булды. 2 июньдә аны республика клиник онкология диспансерының Әлмәт филиалы (РКОД) базасында вакытлыча йогышлы госпитальгә озаттылар. Пациентның авыр формадагы  ике яклы пневмония булган. Дәвалауны анестезиология, реанимация һәм интенсив терапия бүлегендә алган, ИВЛ аппаратына тоташтырганнар. Уртача авырлыктагы шикәр диабетыннан җәфа чиккән була авыру.

Сүз катлаулы клиник очрак турында баруына бәйле рәвештә, озакка сузылган патология-анатомия экспертизасы үткәрергә кирәк булуын әйтәләр. Үлем сәбәбе коронавирус булган.

Чыганак:" БИЗНЕС Online".

Бәйле