Казанда газ цистернасы шартлаган

-- Лейла

Казанда Северо-Западная урамында урнашкан газ тарату станциясендә газ тутырылган цистерна шартлаган. Бер кеше һәлак, зыян күрүчеләр бар. Бу хакта РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча дәүләт идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Социаль челтәрләрдә шаһитләр язганча, шартлаудан соң зур янгын чыккан, ул берничә километр ераклыктан да күренә.

Шартлау сәбәпләре ачыклана. Һәлакәт урынында янгын сүндерү машиналары һәм ашыгыч хезмәтләр эшли.

Бәйле