Гидрометеорология үзәге Россиягә эсселек кайчан әйләнеп кайтачагы турында сөйләде

-- Лейла

16 июньнән температура нормадан югарырак булачак. Мәскәүдә эсселек бу көннән 30 һәм аннан да югары градуска җитәчәк, дип хәбәр итте Россия Гидрометеоүзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд.

«Сишәмбедән эсселек кайта. Температура нормадан 4 градуска югарырак Россиянең Европа өлешендәге көнбатыш яртысында көтелә, ә нормадан якынча 2 градуска югарырак — көнчыгыш өлешендә», — диде ул.

Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, якшәмбе, 14 июньдә, алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез. Төнлә һаваның минималь температурасы 5-10 градуска кадәр, көндез температура 17-22 градуска кадәр күтәреләчәк. Дүшәмбе, 15 июньдә, төнлә 4-9 градустан югарырак булыр, көндез температура 19-24 градуска кадәр күтәрелер дип көтелә.

Чыганак: "БИЗНЕС Online". 

Бәйле