ТР сәламәтлек саклау министрлыгы Казанда газ шартлауда зыян күрүчеләрнең хәле турында сөйләде

-- Лейла

Казанда газ саклагычта шартлау урынында бер кеше үлгән, икесе зыян күргән — аларның хәле тотрыклы. Бу хакта ТР сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр иттеләр.

«Ике кеше зыян күрде — 1984 һәм 1997 елгы ир-атлар. Аларның хәле тотрыклы, уртача авырлыктагы кебек бәяләнә. Тормышларына куркынычы янамый. Табиблар бөтен кирәкле медицина ярдәмен күрсәтәләр», — дип сөйләделәр ведомствода.

Чыганак: "БИЗНЕС Online". 

Бәйле