Җырчы Ландыш Нигъмәтҗанова кызы Ләйләне нинди мәктәпкә укырга биргән?

-- Лейла

Ләйлә Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясендә белем алачак.  Татарстанның атказанган артисты Ландыш Нигъмәтҗанова кызы Ләйләне Казандагы татар мәктәбенә укырга биргән. Бу хакта ул «Сабантуй» журналы оештырган туры элемтә барышында әйтте.

«Ләйләне мәктәпкә бирдек. «Әле бер елың бар, ял ит», — дип әйтеп карадык. Тик аның бик барасы килде. Саный, укый белә. Казандагы 2нче гимназиягә бирдек. Әнвәр (Ландышның олы улы — ред.) 149 нчы лицейда укый иде. Хәзер аны да шунда күчерәбез», — дип сөйләде Ландыш Нигъмәтҗанова.

Җырчы үзенең гаилә тормышын Инстаграмында актив күрсәтеп бара. Ул куйган видеолардан күренгәнчә, Ландышның өч баласы да саф татарча сөйләшә. «Моңа ничек ирештегез?» дигән сорауга ул: «Без өйдә татарча гына сөйләшәбез. Рус балалар бакчасына йөрделәр, бәлки иптәшләре белән русча аралашалардыр, тик гаиләдә татарча гына сөйләшәбез», — дип җавап бирде.

Чыганак: Татар-Информ

Бәйле