Кыз бала ике ирне үтергән, берсен — көчләп…

-- Лейла

Барысы да үзен ташлап киткән әнисенә үч итеп. Бу коточкыч хәлнең сәбәпләрен хәзер тикшерүчеләр һәм психиатрлар ачыклый.

Балачагында Елена Повеляйкинаны әнисе ташлап киткән, аны әтисе үстергән. Нәтиҗәдә, ул бөтен дөньяга ачулы, ә әтисенә чиксез мәхәббәт белән үскән.

Беренче корбаны аның кул астына очраклы гына эләгә. Әтисе фермасындагы исерек хезмәткәр эш урыныннан өйгә кайтып китәргә теләми. Шул чакта Лена швабра таягы белән аны көчли һәм шуның белән үк кыйнап үтерә. Мәетне ул юл буена ташлап китә.

Бичара ир мәетен фотога төшерә һәм аны дусларына җибәрә. Җинаять эше барысына да билгеле булса да, боксчы һәм волейболчы Повеляйкинадан барысы да куркуга кала һәм шаһит булудан баш тарта.

Берничә айдан соң күршесе Еленаның әтисе белән сүзгә килә. Повеляйкина аны җиргә егып сала һәм өстендә сикерә башлый. Бичараның эчке органнары өзелә һәм, сөякләре сынып, җан бирә.

Бу юлы Ленаны кулга алалар һәм СИЗОга озаталар. Хәзер әтисе кыйммәтле адвокат яллау өчен булган барлык милеген сата. Әнисенең хәлен беләсе иде…

Чыганак: Кызыл Таң

Бәйле