Исерек килеш балаларны таптаган ир-ат: «Мин аларны күрмәдем»

-- Лейла

Иглин районының Иглин авылында балаларны таптаган «Рено Логан» такси йөртүчесе җинаять кылуына үкенүен белдерде.

37 яшьлек ир үсмерләрне күрмәвен әйтә.

«Очраклы рәвештә килеп чыкты. Мин аларны күрмәдем. Алар йөгереп чыкты, — ди «Вести-Башкортстан»га эксклюзив интервьюсында такси йөртүче. — Мин бик үкенәм. Гаеплемен, законның бөтен катгыйлыгы буенча җавап бирәчәкмен».

Элегрәк хәбәр итүебезчә, бүген «Рено Логан» шоферы тротуардан китеп барган 15 яшьлек Диана Е.ны бәрдереп үтерә. Аның сыйныфташы комада.

Авариядә гаепләнүче исерек була: алкотестер аның сулышында 1,732 промилле күрсәтә.

Чыганак: Кызыл Таң

Бәйле