Путинның халыкка мөрәҗәгать итү датасы билгеләнде

-- Лейла

Президент Владимир Путин россиялеләргә Конституциягә төзәтмәләр буенча Төп тавыш бирү көне алдыннан мөрәҗәгать итәргә ниятли, ул 1 июльгә билгеләнгән, дип хәбәр итә «Интерфакс».

«Президент гражданнарга РФ Конституциясенә төзәтмәләрнең мәгънәсен тагын бер кат аңлату өчен мөрәҗәгать итәргә планлаштыра. Бу Җиңү парадыннан соң бер көн кала булачак, җинү парады 24 июньдә булачак», — диде чыганак.

Агентлыкның икенче әңгәмәдәше билгеләп үткәнчә,мөмкин булган даталар арасында 29 һәм 30 июнь көннәре карала.

Агентлык әңгәмәдәшләреннән алынган мәгълүматларга караганда, Путинның тавыш бирү алдыннан гражданнар һәм бизнеска ярдәм итүгә багышланган мөһим киңәшмәләр дә планлаштырылган.

Чыганак: "БИЗНЕС Online". 

Бәйле