Русия Президенты Владимир Путин журналистларга Кремльнең 1нче корпусында урнашкан эш бүлмәсен күрсәтте. Аннары ул ишек артында журналистлар беркайчан да аяк басмаган тагын бер бүлмә урнашуы турында белдерде. Әмма Президент “Россия 1” каналы журналистларына искәрмә ясады һәм бүлмәсен күрсәтте.
— Анда ял бүлмәсе һәм ашханә. Ләкин, кисәтеп куям, анда… эш атмосферасы. Журналистлар монда, мөгаен, беренче тапкырдыр, — дип белдерде Владимир Путин бүлмәгә керер алдыннан.
Кадрларда Владимир Путинның өстәле янында төрле эш сәфәрләре кысаларында аңа бүләк ителгән балалар эшләнмәләре һәм рәсемнәр ятуын күрергә була. Ә кабинет диварында Петр I портреты эленеп тора.
Шулай ук, дәүләт башлыгы хәбәр иткәнчә, оныклары аның белән аралашыр өчен кайвакыт Кремльгә шалтырата.
Чыганак: Бизнес-Онлайн