Хөкем ителгән актер Долинский Ефремов төрмәдән исән чыкмаячак дип белдерде

-- Лейла

Россиянең атказанган артисты Владимир Долинский юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булган Сергей Захаровның туганнарына Михаил Ефремовны «үтермәскә»дигән  үтенеч белән мөрәҗәгать итте.

Ул актерның болай да «сынган» булуын билгеләп үтте. Долинский үзе төрмәдә утыра һәм аның нәрсә икәнен белә, дип өстәде.

«Бер үлем җитә, Мишканы үтермәгез! <…> Ул төрмәдән чыкмаячак», — диде Долинский «Россия 1» телеканалы эфирында.

Актер аварияне фаҗига дип атады һәм мәрхүмнең туганнарына кайгыларын уртаклашуын белдерде.

Чыганак: РИА-Новости

Бәйле