Фирдус Тямаев яңа һөнәрләре белән шаккатыра [видео]

-- Лейла

Карантин вакытында барлык җырчылар да диярлек, инстаграм битләрен активрак алып бара башлаганын сизгәнсездер. Алар да хәзер блогерлардан калышмый.

Фирдус Тямаевның инстаграм битенә керсәк, аның һәр көн нәрсә эшләгәнен күзәтеп бара алабыз.
Ике көн элек «кайсыгызга нянька кирәк?» дип язып видео кертсә, бүген ул үзенең инстаграм битендә «Кемгә шэф повар кирәк?» дип узенең шашлык пешергәнен куйган иде һәм 3 сәгатьтә 292 уңай комментарий җыйды.

«Синең кебек нянька, повар безгә не по карману» дигән шаяртулы комментарийлар да күзәтелде.
Фирдус Тямаев үзенең шаятруы белән карантин вакытында өйдәге башка эшләргә күп вакыты калганын һәм бар яктан да өлгергәнен һәр көн инстаграм битендә яктыртып бара.

Бәйле