Әгәр дә мәетне күрсәгез, кешенең үлеп китүе турында ишетсәгез, сез аны зиратка һәм ләхеткә чаклы озатырга тырышыгыз, аның савабы зур…
«Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җавап бирә:
- Ир-атка зиратка бару мәҗбүри. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.) үзенең хәдисендә: «Әгәр дә мәетне күрсәгез, кешенең үлеп китүе турында ишетсәгез, сез аны зиратка һәм ләхеткә чаклы озатырга тырышыгыз, аның савабы зур», — ди. Моны ул ир-атларга әйтә. Ә хатын-кызлар җеназада өйдә калып, «Ясин» укып, дога кылу хәерлерәк. Каберне тәртиптә тотарга, чардуганын буярга, чәчәкләр утыртырга барырга, дога кылып кайтырга ярый сезгә. Әмма атна саен, көн саен барып йөрү дөрес түгел. Елына бер-ике тапкыр бару җитә.
Чыганак: Шәһри Казан