Татарстанда киләсе эш атнасының беренче көнендә нинди һава торышы көтелә

-- Лейла

Татарстанда эш атнасының беренче көне салкын булачак. 22 июньдә алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез. Җил төньяктан,төньяк-көнчыгыштан.

ТР Гидрометеорология үзәге фаразларына караганда, төнлә һаваның минималь температурасы +3 тән +8 градуска кадәр булачак.  Көндез  һава +15 тән +20 градуска кадәр җылыначак.

Чыганак: kazanfirst.ru

Бәйле