- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Менделеевск районында Татар Текәше авылында яшәүче 21 яшьлек ханымга бер яшьлек улын чыбыркы белән кыйнаганы өчен җинаять эше кузгатылган. Бу хакта бүген Тикшерү комитетында хәбәр иттеләр.
Тикшерү версиясе буенча, хатын баланы кыйнаган, шулай ук аны салкын мунчада яьып калдырган. Бу фактларны опека һәм попечительлек органнары хезмәткәрләре ачыклаган.
Хатын-кызга «балигъ булмаган баланы газаплау» маддәсе буенча эш кузгатылган, ул үз гаебен таныган. Аңа берничә экспертиза узарга туры киләчәк, хәзер тикшерү дәвам итә.
Чыганак: Вечерняя Казань
–
–