Иптәшләрен коткарабыз дип 7 бала батып үлә

-- Лейла

Суга егылган дусларына ярдәм итәргә теләгән 7 кытайлы мәктәп укучысы батып үлгән.

Туннань өязенең Мисьнь торак пунктында  Фуцзян елгасы буасында кемдер  бата дигән хәбәрне алгач та властьлар коткару эшләре оештырган. Анда барлыгы 200дән артык кеше катнашкан, әмма балаларны коткарып булмаган. Суда 8 балигъ булмаган балалар гәүдәләре табылган.

Билгеле мәгълүматлар буенча, балалар башлангыч мәктәптә укыган. Буа янында уйнаганда бер малай абына да суга егылып төшә, калган җидесе аңа ярдәм итмәкче була, әмма алар да судан чыга алмый.

Чыганак: Өмет газетасы

Бәйле