Татарстанда 25 июньдә нинди һава торышы көтелә?

-- Лейла

Татарстанда 25 июньдә салкын һава торышы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә хәбәр иттеләр.

Иртәгә республикада, синоптиклар фаразына караганда, алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез, җил төньяк-көнбатыштан. Төнлә явым-төшемсез. Көндез урыны белән яңгыр явуы ихтимал. Төнлә һаваның минималь температурасы 4-9 градус җылы булачак,көндез һава 12-17 градуска кадәр җылыначак.

Чыганак: Бизнес-Онлайн

Бәйле