Иң күп җиләкле урыннар! Беренчелек Лаеш белән Лениногорскийда!

Җиләк сезоны башланып китте. Шуңа күрә сезнең өчен, кадерле укучыларыбыз, артистларның фикере буенча иң җиләкле урыннар исемлеген әзерләдек.

1. «Лаеш районы, Татар Сараланы авылы-Рәфидәнең ындыр башы» — дип җавап бирделәр сораучы инстадашларына Зөлфия Шәкирова белән Җәвит Шәкиров

Шәкировлар җиләктә

2. Лениногорск районы, Шөгер авылы тирәсе, «Люция апам җибәрде, сыерлар җиләк кенә ашап йөриләр ди» — Илсөя Бәдретдинова

3. Лениногорск районы, Ормышлы авылы — җырчы Рамил Галимҗанов тәкъдиме

Рамил Галимҗанов җиләктә

4. «Яшь көч авылы янында. Җиләк бик күп, кешесе дә, «- дип бүлеште Дилә Нигъмәтуллина

Дилә Нигъмәтуллина җиләктә


5. Ә менә Гөлназ Сәфәрова җиләк тапмый, чәчәк кенә җыеп кайткан. Язылучылары «Арчада күп», «Кичә генә Семиозеркага барып, рәхәтләнеп җыеп кайттык», «Гөлназ, нәрсәгә сиңа җиләк? Үзең җиләктән дә матур булып утырасың» дип тезеп киткәннәр.

Гөлназ Сәфәрова җиләк җыюда

Фотолар Җәвит Шәкирова, Зөлфия Шәкирова, Рамил Галимҗанов, Дилә Нигъмәтуллина, Гөлназ Сәфәрова Инстаграм битләреннән 
⠀

Бәйле