Чаллыда гаеплеләрне табалар: кабер өстеннән машина йөргән өчен кем җаваплы?

-- Лейла

Чаллыда прокуратура машина йөртүчеләрнең «Молодежное» зиратына яңа кабер буйлап йөрүләре хакында хәбәрләрне тикшергән. Бу хакта бүген күзәтчелек ведомствосында хәбәр иттеләр.

Исегезгә төшерәбез, билгесез шофер быел, 21 мартта, күмелгән ир-атның кабере өстеннән үткән. Зиратларны карап тоту өчен Башкарма комитет белән контракт нигезендә «Горкоммунхоз»МУП җавап бирә.

Машина йөртүчене «Горкоммунхоз» МУП хезмәткәрләренең эшләмәүләре аркасында кабер өсстеннән йөрергә мәҗбүр була. Алар каберләрне тиешле тәртиптә тоту бурычын үтәмәгәннәр. Җирләү урыннарын карап тоту белән шәһәр хакимияте шөгыльләнергә тиеш.

Прокуратура «Горкоммунхоз» МУП һәм Башкарма комитет җитәкчелегенә хокук бозуларны бетерү һәм гаеплеләрне җаваплылыкка тарту турында күрсәтмә чыгарды.

Хәзер бу участокта юл түшәлгән, кабергә чардуган куелган.

Чыганак: Вечерняя Казань

Бәйле