Шәрәпҗан съёмкаларга ничек әзерләнә?

Танылган татар шоумены Рамил Шәрәпов — Шәрәпҗан сәхнә алдыннан үзенең нишләгәнен, ничек әзерләнгәнен сөйли.

Съёмка саен ул ак майкасын кия һәм мыегын куеп, образга керә!

Шәрәпҗан мыегын махсус 2011 елда тектерә! Коелса, сәхнә өчен тагы бер мыегы бар, ул аларны махсус скотч белән ябыштыра. Мыекларын ул «раритет» дип саный.

«Самый главный туры ябыштырырга кирәк» — ди Рамил Шарапов.Әлеге роль өчен аның 3 ак майкасы бар, аларны да «раритет» дип саный Шәрәпҗан!

Видеодагы майкасы бигерәк тә үзенчәлекле, аны күптән әтисенә 23 февральга бүләк иткән булганнар, ул инде аукционга куеп сатырлык!

 

 

tatar_estrada аккаунты, Tatar Today тексты
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий