Татарстан шәһәрләре ябылачак икән дигән хәбәргә Лилия Галимова җавап бирә

-- Лейла

Яңа коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле, республика шәһәрләре ябылачак икән дигән хәбәрне ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова кире какты.

  • Кичә мессенджерларда шәһәрләрне ябачаклар дигән фейклар пәйда булды. Хокук саклау органнары вәкилләре дә хәбәр тарата икән дигән сүзләр йөрде. Барлык рәсми мәгълүматлар оператив штабта гына бар. Шәһәрләрне ябу турында бернинди дә карарлар юк. Ситуация хәзерге вакытта контроль астында. Бар да штат режимында бара. Статистикадан күренгәнчә, ковидлы очракларны ачыклау дәвам итә. Тик без инде яхшы тәҗрибә тупларга өлгердек, — диде Лилия Галимова.
Чыганак: Шәһри Казан

Бәйле