Чаллыда эт кызга һөҗүм итә: укучының бите яралана

Татарстан Прокуроры Илдус Нәфыйков Чаллы прокуроры Дмитрий Ерпелевка социаль челтәрләрдә этнең кызга һөҗүм итүе турындагы мәгълүматны тикшерергә кушты. Бу хакта “БИЗНЕС Online” Татарстан прокурорының массакүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек буенча өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.
Бу хәл турында язма кичә интернеттагы шәһәр битләренең берсендә пәйда булды.

«Хәерле көн! Исемемне аноним рәвештә калдыруыгызны сорыйм, бүген иртәнге 8:15тә “горэлектросеть” тукталышында коточкыч хәл булды! Балага зур сугышчы эт һөҗүм итте! Этнең борынчыгы юк иде. Хатын-кыз этнең хуҗасы булса да, аны туктатып кала алмады. Нигә мондый этне асрарга һәм борынчыксыз урамда йөртергә?! Эт кызны җибәргәч, хуҗабикә этне өйгә алып китә,ә кызга очраклы узып китүчеләр, ир-ат һәм хатын-кыз булыша һәм ашыгыч ярдәм чакырта. Кызның бите тырналып, яраланып беткән була, аңа алты сәгатьлек операция үткәрәләр», — дип язган аноним автор. Ул операциядән соң җөйләр фотосын беркетте.

Прокуратурада билгеләп үтүләренчә, башлангыч мәгълүматлар буенча, кызга һәҗүм иткән эт — америка акитасы. Этнең хуҗасы — шушында яшәгән 1975 елда туган хатын-кыз. 11 яшьлек кызны һәлакәттән соң Кама балалар медицина үзәгенә озаталар һәм операция ясыйлар.

«Полицияне җәлеп итеп, күзәтчелек идарәчелеге әлеге хәлнең барлык шартларын ачыклаячак, эт хуҗасының гамәлләренә, шул исәптән җинаять җаваплылыгы бирелә торган гамәл билгеләре булу — булмауга бәя бирәчәк һәм гаеп булган очракта барлык чаралар күреләчәк», — дип өстәде Галиев.

 

Фото efir_online аккаунтыннан алынды

Бәйле