84 ел фотоаппаратлар ясаучы фирма ябыла. Сәбәбе безгә, кешеләргә бәйле ди

-- Лейла

Япония компаниясе кешелəрнең гадәти фотоаппаратларга караганда смартфоннарны өстен күрә башлавын таныды.

BBC хәбәр иткәнчә, Olympus компаниясе соңгы өч елда рекордлы финанс югалтулар турында сөйләгəн.

1919 елда булдырылган Olympus 1936 елда фотоаппаратлар җитештерә башлаган һәм шуннан бирле бу өлкəдə лидерларның берсе булып саналган. Компаниянең күтəрелеп киткəн чагы 1970 елларга туры килə, шул вакытта Olympus камералары белəн танылган фотографлар Дэвид Бэйли һәм Лорд Линчфилд кулланган.

Алга таба Olympus сурәтне автоматик рәвештә урнаштыру һәм цифрлы фотоаппаратлар булдыру ярдәмендә өстенлекләргә ирешə. Ахыр чиктә, компания иң гади камера кирәк булган фотограф-һәвәскәрлəр өчен ставка ясарга була. Әмма бу урынны смартфоннар бик тиз тутырдылар.

BBC мәгълүматлəре буенча, 2010 елдан 2018 елга кадәр гади фотоаппаратлар сату 84% ка кимегән.

Чыганак:  Говорит Москва/ әзерләде Гөлназ Рәшитова

Бәйле