Гөлназ Сираева: «…Идәндә, ак япмага төрелгән, дөньядагы иң якын, иң кадерле кеше… ӘНИЕМ!»

-- Лейла

29 июнь танылган җырчы Ґөлназ Сираева үзенең иң якын, кадерле кешесе хакында пост куйган. Якыннарның кадере алар киткәч тагын да арта…

“29.06.2004 ел. Ул вакытта әти-әниләр әле Минзәләдә яши иделәр. Авылдагы гомер буена төзегән өйне көзләргә күченерлек итеп ясап бетерергә тырышып йөрүләре… Бәреңге инде 1-2 ел шунда утыртыла иде.

Җәйге матур көн! Җиләк пешкән чак! Әнинең инфаркттан соң больницада ятуы гына көннең ямен тоярга ирек бирми иде. Шулай да Әнинең хәле яхшырган кебек, кичә аны реанимациядән палатага күчерделәр. Узенең дә кәефе яхшы иде. Без әти белән иртән-иртүк торып больницага, әни янына киттек, хәлен беләбез дә, авылга, бәрәңге эшкәртергә кайтабыз! Әнинең кәефе яхшы, аралаштык, ләкин озак тормадык, авылга ашыктык…Безне озатып калганда әни борчылып: «Нигә Рамилне алмадыгыз соң үзегез белән?” диеп сорады… Рамил үзе бит: “Бу кызуда бакча эшкәртәсе килми, мондагы хуҗалыкны кош-кортларны карыйм мин» диеп өйдә калды, дим. Әни: «Сез аны калдырмагыз инде » диде дә елап җибәрде… Без кич белән тагын яныңа килербез, диеп авылга киттек. . . Көне буе 27-29 градуслы эсседә бәрәңге эшкәрттек. Эт булып арыдык. Кичке 7-8ләр булгандыр, инде кире Минзәләгә кайтырга әйберләрне җыйгалап йөргәндә, капкадан әтинең энесе килеп керде дә әтигә ипләп кенә нидер әйтте, мин ишетмәслек итеп кенә. Без җыендык та Минзәләгә юл тоттык. Юлда барганда әтидән сорыйм: Зиннур абый ни диде соң? “Әниеңнең хәле тагын начарайган больницадан шалтыратып әйткәннәр”, ди.

Мин эчтән генә: «Тагын реанимациягә күчергәннәрдер инде» диеп уйлап куйдым да, бар белгән догаларымны укый башладым. Үзем башымнан яулыгымны салып, су белән чылатып бит-муеннарымны сөртәм, юынып-нитеп булмас мин әйтәм, әни янында төнгелеккә калырмын… Күзкәй-Минзәлә арасы 18 чакрым, мин юл буе пышылдап кына дога укыйм, әти сәер итеп миңа карап-карап ала. Больница янына килеп җиттек, машинадан чыгу белән, мин йөгерә башладым, әти никтер салмак кына бара… Мин әйтәм: «Әти, тизрәк инде», алай дигәч ул да йөгерә башлады.

Йөгереп килеп кердем. «Где Сираева Голюса?» димен. Этажда утыручы апа, ниндидер ачкычлар алды да, безне каядыр алып бара, мин уйлыйм: “Реанимациягәдер инде…” Карасам — юк. Санитарный бүлмәнең йозагын ачты да, үзе китте… Идәндә, ак простыньга төрелгән, дөньядагы ИҢ ЯКЫН, иң КАДЕРЛЕ кеше… ӘНИЕМ! Дөнья җимерелде ул вакытта…”, — дип яза җырчы.

Киткәннәрнең урыны оҗмахта булсын!

Чыганак: Шәһри Казан

Бәйле