Рөстәм Миңнеханов Сабантуй үткәрү турындагы указга кул куйды

-- Лейла

Татарстанда Сабан туе рәсми рәвештә 4 июльдә узачак. Тиешле указга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгына республика муниципаль берәмлекләре башлыклары белән берлектә «яңа коронавирус инфекциясе таралу куркынычы белән бәйле рәвештә Татарстан Республикасы территориясендә билгеләнгән чикләүләрне үтәүне тәэмин итә торган формада»  тиешле чаралар үткәрүне оештырырга кирәк, дип күрсәтелә документ текстында.

Чыганак:  "БИЗНЕС Online".
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий