Апас районының Иске Рәҗәп авылы остабикәсе: «Тракторчы Наилә» диюләренә ияләшкән инде»

-- Лейла

Бер танышымның телефон номерлары исемлегендә “Тракторчы Наилә” дигән исемгә күзем төште. Наилдер, төзәтеп куярга кирәк, дим. Ә ул: “Безнең Наилә апа әллә ничә Наилне бер якка куя”, — дип көлде.

Хатын-кызның машина йөртүенә ияләштек инде. Авыл хуҗалыгы техникасын иярләүче, үзе сварка тотып, кирәк-ярак ясаучы ханымнар сирәктер. Спас районының Иске Рәҗәп авылында яшәүче Наилә апа Габделхакова шундый һөнәр ияләренең берсе.

View this post on Instagram

Спас районының Иске Рәҗәп авылы остабикәсе: “ТРАКТОРЧЫ НАИЛӘ” ДИЮЛӘРЕНӘ ИЯЛӘШКӘН ИНДЕ МИН ” Бер танышымның телефон номерлары исемлегендә “Тракторчы Наилә” дигән исемгә күзем төште. Наилдер, төзәтеп куярга кирәк, дим. Ә ул: “Безнең Наилә апа әллә ничә Наилне бер якка куя”, — дип көлде. Хатын-кызның машина йөртүенә ияләштек инде. Авыл хуҗалыгы техникасын иярләүче, үзе сварка тотып, кирәк-ярак ясаучы ханымнар сирәктер. Спас районының Иске Рәҗәп авылында яшәүче Наилә апа Габделхакова шундый һөнәр ияләренең берсе.👏 . — Авылыбызда тракторчы хатын-кызга аптыраучы юк, — дип елмая Наилә апа. — Эшсез тормыйм, элегрәк ел саен 25 әр кешегә бакча эшкәртә идем. Хәзер яшь тә бара, халык та бәрәңгене киметте. Наилә апа җәй буе хәрәкәттә. Бакчадагы 10 баш умартаны 🐝карыйсы, 6 гектар җирдә печән🌿 әзерлисе бар аның. Печән җыюны да җиңеләйткән ул. . — Покосны эттерә торган агрегат ясадым. Шуның белән җыйдырам да, арбага бер урыннан гына төйисе, басу буйлап йөрисе юк. Авылдаш ирләр дә килеп, өйрәнеп китте әле аны😉, — дип елмая Наилә апа. Чулпан ГАЛИЕВА. Уңган, тырыш Наилә Габделхакова авылның остабикәсе дә әле! Тулы язма — газетабызның 18 июнь санында. #ирекмәйданы #спасрайоны #искерәҗәп #тракторчынаилә #остабикә

A post shared by "Ирек мәйданы" газетасы (@irekmaydani) on

— Авылыбызда тракторчы хатын-кызга аптыраучы юк, — дип елмая Наилә апа. — Эшсез тормыйм, элегрәк ел саен 25 әр кешегә бакча эшкәртә идем. Хәзер яшь тә бара, халык та бәрәңгене киметте.

Наилә апа җәй буе хәрәкәттә. Бакчадагы 10 баш умартаны карыйсы, 6 гектар җирдә печән әзерлисе бар аның. Печән җыюны да җиңеләйткән ул.
.
— Покосны эттерә торган агрегат ясадым. Шуның белән җыйдырам да, арбага бер урыннан гына төйисе, басу буйлап йөрисе юк. Авылдаш ирләр дә килеп, өйрәнеп китте әле аны, — дип елмая Наилә апа.

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий