​Социаль челтәрләр: Казанда автобус яна [видео]

-- Лейла

Казанда Декабристлар урамында автобус янды. Бу хакта социаль челтәрләрдә хәбәр ителә.

Вакыйга урыныннан видеоны шаһитларның берсе бастырган. Кадрларда күренгәнчә,  «энергетика университеты» җәмәгать транспорты тукталышы янында — автобус тора, аннан куе төтен ага.

Бу хәлнең нечкәлекләре ачыклана. Зыян күрүчеләр турында мәгълүмат юк.

Чыганак:   "БИЗНЕС Online". 
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий