Авыл Конституциясенә яңа төзәтүләр кертелә: мәктәпләрдә мишәр теле булачак, өчне бозаулаган сыерларга маткапитал … [шаян видео]

//Татар Тудей// Татар Бүген//

Күпләребез ишетеп кенә түгел, карап белгән мишәр егете, вайнер Айдар Габидуллиның зирәклеге Айназга гына түгел, бөтен дөньяга җитә! Ул үзен Сельсовет җитәкчесе итеп куйдыртырга тели һәм шушы вазыйфада авыл Конституциясенә үзгәрешләр дә кертергә җыенып, шаян видео яздыра. 

Беренче чиратта, кибеттәге «бурычлар дәфтәре»н юк итәргә җыена. Өчне бозаулаган сыерларга маткапитал — өч тюк печән дә өләшеп чыгам, ди Айдар. Аннары көтү системасына да үзгәрешләр әзерләгән: көтүне хәзер квадракоптер белән генә күзәтеп булачак. Әле бу елганың башы гына, Айдарның Конституциясендә башка үзгәрешләр дә җитәрлек.

 

 

Чыганак: Айдар Габидуллинның Инстаграмы

Бәйле