Җырчы Раяз Фасыйхов туган авылына вертолет белән төшкән

-- kadria

Раяз вертолет белән авылына кайткан видеосын инстаграмм сәхифәсенә куйган. 

«Үз авылыма вертолет белән кайтып, туган йорт артындагы печән җиренә төшергә күптән хыял бар иде — бүген чынга ашты! Әле балалар белән энекәшләрне дә йөртеп килде пилот абый😊», дип инстадуслары белән бүлешкән ул.

Җырчының әлеге язмасы астында аның иҗатын сөючеләр күпсанлы шәрехләр калдырганнар.

«Шәп бит бу…минем әнием Әгерҗе районында тора..гел кайчан кайтасың дип сораган саен мин менә вертолетка бензин салам да кузгалам дип көләм…их менә шулай утыр да очып кына кайтып җит икән ул…»

«Мактанчыклар бригадасы диеп атала бу куренеш 🤦🏽‍♂️»

«Помидор кәбестәне бетерә язды».

«Салаваттан кабатлыйсың».

Танылган алып баручы Гөлназ Сәфәрова исә болай дип язып калдырган: «😂😂Минем әби валлахый төшерттермәс иде😂печән важнее))».

Чыганак: Шәһри Казан

Бәйле