Ришат Төхвәтуллин белән Алия Карачурина кайсы авылда яшәүләрен әйттеләр [видео]

//Татар Тудей// Татар Бүген//Рамилә Вәлиәхмәтова

Ришат Төхвәтуллин белән Алия Карачурина туры эфирга чыктылар. Алар подписчикларын борчыган сорауларга җавап бирделәр, Ришат үзе яшәгән урынны, йорт хайваннарын күрсәтте.

Ришат белән Алия Карачуринананың уртак туры эфиры башланып китүә, Ришат «Син Чишмәдә, әйеме?» дип сорау бирде, Алия дә анарга «Ә син Карамалыда?» дип сорау кайтарды. Икесенеңдә җавабы «әйе» иде. Хәзер инде әлеге көннәрдә кайда булулары беркемгә дә сер тугел.

Ришат Төхвәтуллин, самоварына чәй куеп җибәргәнен дә күрсәтте. Чәйне ул чишмә суыннан, чибрицлар белән куйган. Самовар кайнаган арада, концертларны искә алып, концерт барышында нинди кызыклы хәлләр булганын да сөйләделәр. Бу хәлләрне көлә-көлә сөйләгәннән соң, Алия «Чыгыш ясаганда сәхнә артына беркайчан да карарга ярамый» — дип тә әйтеп куйды.

Ришат, хәзер эш булмагач нинди акчага яшисез дигән сорауга, теге елдан калган бәрәңге, печән, чөгендер, суган сатабыз, бакча сөрәбез, кешегә эшләп йөрибез дип шаяртып җавап бирде.
Эфир барышында яраткан җырчыларыбыз йөзеннән елмаю төшмәде!

 

 

Чыганак: Ришат Төхвәтуллин һәм Алия Карачуринаның Инстаграмы
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий