Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2019 елда күпме акча эшләгән?

-- Лейла

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2019 елда 8,8 млн сум акча эшләгән — узган ел белән чагыштырганда 300 мең сумга күбрәк. Бу хакта аның бүген бастырылган керемнәре турында декларациясендә әйтелә.

Документ буенча фикер йөрткәндә, республика президенты карамагында 263 кв.м мәйданлы торак йорт һәм 415 кв. м мәйданлы җир кишәрлеге бар. Рөстәм Миңнехановның үз күчемсез милек һәм транспорт чаралары юк, керемнәр турындагы хисаптан күренгәнчә.

ТР Президенты хатыны Гөлсинә Миңнеханова узган ел 480,8 млн сум акча эшләгән, ә 2018 елда 155 млн сум булган.

Аның милкендә гомуми мәйданы 2,5 мең кв.м булган өч җир кишәрлеге, кунак һәм торак йорт, ике фатир һәм өч парковка урыны бар. Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов кулланышында ике торак йорт һәм ике җир участогы бар.

Чыганак:  "БИЗНЕС Online". 

Бәйле