​Адвокат Ефремовның хәле турында сөйли

-- Лейла

Мәскәүдә үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәтен оештырган Актер Михаил Ефремов табиблар ярдәменнән баш тартуын дәвам итә, гәрчә аңа бик авыр булса да. Ул әлегә кадәр шокта, дип сөйләде адвокат  Эльман Пашаев.

«Әлегә түзәрбез. Аның авырулары күп, тик Михаил табиблар хезмәтеннән баш тартуын дәвам итә, гәрчә аңа бик авыр булса да. Соңгы тапкыр, Михаилның йөрәге авырткан, аңа   аңлатып карадыи: теләсә кайсы сырхау булганда шунда ук табиб чакырт. Бу йорт арестын бозу булып саналмый дип.  Аңа мораль яктан авыр», — дип сөйләде актерның адвокаты.

Пашаев билгеләп үткәнчә, Ефремов интернеттан файдаланмый һәм туганнары, тикшерүче һәм ФСИН хезмәткәрләре белән элемтәдә тора. Телевизордан Ефремов спорт һәм «Культура» телеканалын гына карый, дип хәбәр итте Пашаев.

«Михаил Олегович һәлак булучының туганнары ни кылганын әлегә кадәр белми. Чыннан да, аларга ярдәм итәргә тели», — диде адвокат.

Чыганак:  "БИЗНЕС Online".

Бәйле