Чистайда яшәүче хатын-кыз туган көнен сайлау участогында уздырган

-- kadria

Чистайда яшәүче Зөлфирә Гафурова туган көнен 2734нче сайлау участогында үткәрде. Бу хәлне ул бөтенләй тыныч кабул итте һәм үзенең туган көнендә аңа эштә булырга туры килүенә борчылмады. Бу хакта «Чистопольские известия» яза.

«Туган көн ел саен була. Әгәр дә быел аны дуслар белән билгеләп булмаса, аны киләсе елда эшләргә мөмкин. Ә Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирү — бөтен ил күләмендә үткәрелә торган аерым вакыйга», — дип уртаклашты ул.

Зөлфирә Гафурова тавыш бирүнең оешкан төстә һәм барлык куркынычсызлык чараларын үтәп узуы аның өчен бик мөһим булуын әйтте.

Иртән, сайлау участогы ачылганчы, хезмәттәшләре Зөлфирә Гафурованы туган көне белән котлады, иң яхшы теләкләрен теләп, чәчәк бәйләме тапшырдылар.

Чыганак: Татар-информ

 

Бәйле