Вузларда уку елы башлануны 2 айга кадәр кичектерә алалар

-- Лейла

Россиядә вузлар уку елы башын ике айга кадәр күчерергә мөмкин, бу студентларның коронавирус йоктыру куркынычын киметү өчен кирәк. Бу хакта бүген матбугат конференциясендә фән һәм югары белем бирү министры урынбасары Дмитрий Афанасьев сөйләде.

«Инде бүген үк законнар буенча университетлар Гыйльми совет карары буенча уку елы башын ике айга кадәр күчерергә хокуклы. Бу, әлбәттә, бик җайлы түгел, әмма мондый вариант булырга мөмкин», — дип китерә ТАСС Афанасьева.

Афанасьев шулай ук тагын бер вариантны яңгыратты, «бөтенләй критик» — яңа уку елын вузлар дистанцион рәвештә башларга мөмкин.

Аның сүзләренә караганда, вузларга дистанцион укыту платформалары булдырырга кирәк.

Июнь башында РФ вице-премьеры Татьяна Голикова Россия ректорлар берлеге Идарәсе утырышында вузларны көзен дистанцион укуга әзерләнергә чакырды.

 Чыганак:  "БИЗНЕС Online". 

Бәйле