Ефремов юл-транспорт һәлакәтендә гаебен танудан баш тарта

-- Лейла

Актер Михаил Ефремов үзен Мәскәү үзәгендәге юл һәлакәтендә гаепле дип санамый, дип белдерде «Мәскәү 24» телеканалына адвокат Эльман Пашаев.

Юрист нечкәлекләрен сөйләүдән баш тартты, чөнки моны «вакытыннан алда»дип санады. Ул билгеләп үткәнчә, Ефремовның «зыянны каплау» теләге турындагы сүзләрен, юл-транспорт һәлакәтендә аның машинасы катнашкан өчен, акча түләү теләге буларак кабул итәргә кирәк.

«Аның машинасы катнашында үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте булды. Ул зыян күрүчеләргә ярдәм итәргә тели, әмма бу аның гаепле булуын аңлатмый»,-диде адвокат.

Элегрәк Пашаев «Звезда» га Ефремовның йөрәге белән проблемалары башлануын хәбәр иткән иде.

Чыганак: РИА-Новости

Бәйле