1 сентябрь нинди булачак: мәктәпләрдә линейкалар ничек узар?

-- kadria

Мәгариф министры 2020 нче елның 1 нче сентябре нинди булачагы турында сөйләде.

Коронавирус чикләүләре көзгә кадәр дәвам итәчәк. Шулай итеп, укучыларга гадәти форматта Белем көненә традицион линейкалардан баш тартырга туры киләчәк. Моның урынына укучылар 1 сентябрьне яңа режимда бәйрәм итәчәкләр:

  • Бездә гадәттәгечә 1 сентябрьдә линейкалар уза, һәм аңлаешлы сәбәпләр аркасында без, Роспотребнадзор таләпләрен исәпкә алып, аларны бераз башка форматта уздырачакбыз, — дип сөйләде мәгариф министры Сергей Кравцов.
  • Мәктәп укучылары һәм укытучылар мәктәпләргә киләчәк, белем бирү процессы башланачак, ләкин авыру таралуга юл куймас өчен, укучыларыбызның һәм педагогларның куркынычсызлыгын һәм сәламәтлеген максималь дәрәҗәдә тәэмин итү өчен, билгеле бер таләпләр белән.

Дөрес, мәктәп укучылары Белем көнен ничек бәйрәм итәчәкләр, әлегә аныкланмый. Бәлки,  мәктәп линейкалары урынына укучылар сыйныф җитәкчеләре һәм сыйныфташлары белән сыйныфларда гына җыелып бәйрәмне үткәрерләр. Шунысы төгәл билгеле – беренче уку көнендә укучыларга белемнәрен тикшерергә кирәк булачак:

  • 1 сентябрьдә мәктәпләрдә укучыларның белеменә диагностика үткәреләчәк, — дип хәбәр итте Сергей Кравцов. — Без билгеләр куймыйбыз, ә белем дәрәҗәсен генә карыйбыз. Әгәр проблемалар килеп чыкса, аларны юкка чыгарырга һәм белем бирү нәтиҗәләрен тигезләргә ярдәм итә торган программа бар.

Соңгы өч айда укучылар укуны дистанциядә үткәрүләрен исәпкә алып, белемнәрне тикшерү артык булмаячак. Сорау шул гына, аны беренче көнне үк уздырырга микән, яки инде балаларга беренче уку көнен тынычлап бәйрәм итәргә мөмкинлек бирергә.

Чыганак: Комсомольская Правда

Бәйле