Башкортстанда бер яшьлек баласын үтергән анага нинди җәза биреләчәк?

-- Лейла

Башкортстанның Югары суды бер яшьлек баласын каты елаган өчен үтергән һәм аның мәетен үз йорты ишегалдында күмгән  бер ханымны 15 елга ирегеннән мәхрүм иткән, дип хәбәр итә төбәк прокуратурасы.

«Республиканың Югары суды Дүртөйле районында яшәүче 29 яшьлек хатынны бала үтерүдә гаепле дип тапкан. Судта узган елның август аенда төнлә үзенең баласының өзлексез елавы сәбәпле, аны буып үтергән. Мәетне ишегалдында күмгәч, ул полициягә мөрәҗәгать итә һәм улы югалуын хәбәр итә. Хатын бала үзе өйдән чыгып киткән, шулай ук аны әтисе урлый алган, дигән версияне әйтә», — дип хәбәр иттеләр Башкортстан прокуратурасында.

«Судта гаепләнүче җинаятьнең мотивларын аңлата алмый һәм барлык хәлләрне дә хәтерләми, дип аңлата. Хатын җинаять кылуда гаепле дип тапкан», — диелә прокуратура хәбәрендә.

Чыганак: РИА-Новости

Бәйле